bannerbannerbanner
logo
Войти

Татарская литература

Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лау­реаты Разил Вәлиевнең бу китабында республикабызның 1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чорындагы катлаулы сәяси вакыйгаларын, мәдәният, сәнгать, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге проблемаларын тасвирлаган язмалары, чыгышлары, әңгәмәләре урын алды. Утыз ел буена даими рәвештә парламентта эшләгән, иң мөһим вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә турыдан-туры аларда катнашкан Дәүләт Советы депутаты һәм Комитет рәисе буларак, Разил Вәлиев шушы чор сурәтен шагыйрь күңеле, сәясәтче акылы аша үткәреп, тулы бер чор картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.
Күренекле язучы Гадел Кутуйның исемен бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбиятына таныткан әлеге әсәрендә гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе гомумкешелек югарылыгына күтәрелә. Повестьта бүгенге көндә дә актуаль булган хатын-кыз фидакярлеге, чын бәхет өчен көрәш темасы яктыртыла.
Бу китапка Марсель Галиевнең соңгы елларда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турындагы мәзәкләре, кызыклы истәлекләре, шулай ук еллар буена туплана килгән афоризмнары да кертелгән. Каләмдәшләренең үзеннән дә көлеп язган шаян истәлекләрен туплап, Марсель Галиев җыентыкның мәгънәсен тагын да баетып җибәргән.
Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм башка язмалары укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Добавлено
Год выхода: 2019
Язык: tt
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлар…
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Дөнья гаме белән яшәүче геройларның, бер нигезгә җыела алмыйча иза чиккән гаиләләрнең драматик вакыйгаларга бай тормышы, өмет-хыяллар белән өртелеп, гыйбрәтле язмышлар тудыра.
Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты …
Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1960–1990 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2023
Язык: tt
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм ос…
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Әдипнең әдәби мирас буларак тәкъдим ителгән бу китабына исә тормышның, әдәбиятның үсешен җентекләп өйрәнеп-барлап язылган иҗат тасвирәтләре туплап бирелде.
Авторның әлеге китабына тормыш мизгелләре, яшәеш, дуслык-туганлык, тугрылык хисләре белән өртелгән повесте, хикәяләре, парчалары һәм кылкаләм осталары турында язылган иҗат портретлары туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2017
Язык: tt
Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өртелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылг…
Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өртелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылган язмалары урын алды. Алардан яшьлек, ярату, ихлас хисләр, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, якты өмет бөркелә.
Зинаида Захарова шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Укытучы-шагыйрәнең әс…
Зинаида Захарова шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Укытучы-шагыйрәнең әсәрләре балалар күңелен аңлап, югары шигъри кимәлдә иҗат ителгән. Китапта койрыклы пәриләр дә, зирәк малайлар да, уңган кызлар да бар.
Әлеге басмада данлыклы татар җырчысы һәм композитор Сара Садыйкованың 143 җыры тупланып бирелә. Җыентык композиторның иҗади мирасы белән кызыксынучы профессиональ һәм һәвәскәр җырчыларга тәкъдим ителә. В сборнике собраны 143 песни прославленной певицы и композитора Сары Садыковой. Издание адресуется профессиональным и самодеятельным певцам, интересующимся творческим наследием композитора.
Әлеге китапта шагыйрь, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исем…
Әлеге китапта шагыйрь, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләре лауреаты Ленар Шәехнең балаларга атап язылган шигырьләре урын алды.
Альбом татар шигъриятенең классигы Дәрдемәнд (Закир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) иҗатына һәм эшчәнлегенә багышланган. Биредә Закир Рәмиевнең тормыш юлы, күпкырлы җәмәгать эшчәнлеге, эре сәнәгатьче хезмәте күрсәтелде. Бу басмага шагыйрьнең шигырьләре дә керде. Җыентыкта авторның шәхси архив документлары, Татарстан Республикасының Милли музеенда, Татарстан Республикасының сынлы сәнгать музеенда, Б. Урманче музеенда, Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә төшерелгән фотолар тупланды. Шулай ук авторның һәм 3. Бәшировның шәхси коллекциясеннән фотолар файдаланылды. Альбом посвящен творчеству и деятельности классика татарской поэзии Дэрдменду (Закир Мухаммадсадыкович Рамиев). Здесь показаны жизненный путь и многогранная общественная, просветительская деятельность Закира Рамиева, а также его работа как крупного промышленника. В данное издание вошли и стихи поэта, документы из личного архива автора, фотографии, сделанные в Национальном музее Республики Татарстан, Государственном музее изобразительных искусств Республики Татарстан, Музее Б. Урманче, Национальной библиотеке Республики Татарстан. Также использованы фотографии из личных коллекций автора
Әлеге басмада легендар татар җырчысы һәм композиторы Сара Садыйкованың 60 җыры тупланып бирелә. Җыен…
Әлеге басмада легендар татар җырчысы һәм композиторы Сара Садыйкованың 60 җыры тупланып бирелә. Җыентык композиторның иҗади мирасы һәм татар халкының музыкаль хәзинәсе белән кызыксынучы профессиональ җырчыларга тәкъдим ителә. В этом сборнике собраны 60 песен легендарной татарской певицы и композитора Сары Садыковой. Издание адресуется профессиональным певцам, интересующимся творческим наследием композитора и музыкальным сокровищем татарского народа.
Добавлено
Год выхода: 2013
Язык: tt
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документ…
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» ы – татар балалар әдәбияты җәүһәрләреннән берсе. Мыраубай маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк. Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле. Шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас. Әсәр 1974 елда дөнья күргән басма буенча (Исәнбәт Н. Мыраубай батыр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 208 б.) яңадан басыла.
Добавлено
Год выхода: 2015
Язык: tt
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге …
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тирән юмор һәм үткен сатира белән сугарылган шигырьләре, кыска хикәяләре, юморескалары туплап бирелде.
Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләре тупланды.
Популярные книги