bannerbannerbanner
logo
Войти

Книги на татарском языке

Татарстан Республикасының халык язучысы Гәрәй Рәхимнең бу китабына элеккерәк һәм соңгы елларда иҗат ителгән шигъри әсәрләре тупланды.
Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Мөхәммәт Мәһдиевнең әлеге китабында авторның фәнни мирасы – гыйлем-мәгърифәт, татар әдәбияты һәм мәдәнияты тарихына кагылышлы материаллар, гарәп графикасында сакланган көндәлек матбугат язмаларына, архив документларына таянып язылган мәкаләләр, күренекле шәхесләребез хакында истәлекләр тупланды. Татар мәдәнияте тарихын, милли тарихны киң масштабта шәхесләр язмышы-тормышы аша өйрәнү, тергезү, бәяләү белгечләр өчен дә, гади укучы өчен дә кызыклы булыр.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу китабына яңа шигырьләре һәм тәрҗемәлә…
Татарстан Республикасының халык шагыйре Роберт Миңнуллинның бу китабына яңа шигырьләре һәм тәрҗемәләре туплап бирелде.
Танылган язучы, драматург Рәдиф Сәгъдинең бу китабына соңгы елларда язылган автобиографик һәм документаль әсәрләре туплап бирелде. Автор укучыда уйлап чыгарылмаган тормыш чынбарлыгына кызыксыну уятырга омтыла, заман проблемаларының тирән тамырлары турында бәян итә.
Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Мәсгуд Гайнетдиннең әлеге китабына халкыбыз тарихы, аның аянычлы язмышы турында мәкаләләр, төрле чорларда иҗат ителгән әдәбиятыбыз ядкярләренә бәяләмәләр, Әхмәд Ясәви, Сөләйман Бакыргани, Мөхәммәдьяр кебек шәхесләребез турында кызыклы язмалар туплап бирелә. В формате PDF A4 сохранён издательский дизайн.
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.…
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары урын алды.
Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Г. Галләмова укучылар игътибарына туган җир, бәхет, …
Әлмәт төбәгендә яшәп иҗат итүче укытучы-шагыйрә Г. Галләмова укучылар игътибарына туган җир, бәхет, мәхәббәт турында уйлануларын чагылдырган шигырьләрен тәкъдим итә.
Яшь шагыйрә Л. Габдрахманованың беренче китабына якты сагыш белән өретелгән лирик шигырьләре туплап …
Яшь шагыйрә Л. Габдрахманованың беренче китабына якты сагыш белән өретелгән лирик шигырьләре туплап бирелде. Автор әсәрләрендә үз күңел халәтен ярсулы да, тыенкы да ритм-интонация, үзенә генә хас тел бизәкләре белән сурәтләргә омтыла.
Әлеге җыентыкка Казан (Идел буе) федераль университетының күп еллардан бирле эшләп килә торган «Илһа…
Әлеге җыентыкка Казан (Идел буе) федераль университетының күп еллардан бирле эшләп килә торган «Илһам» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Илһамлы каләм» әдәби әсәрләр конкурсында җиңүче мәктәп укучыларының шигырьләре, хикәяләре, нәсерләре, публицистик мәкаләләре тупланды. Яшь иҗатчыларның беренче китабы 2008 елда «Школа» нәшриятында, икенче китабы 2010 елда «Мәгариф» нәшриятында дөнья күргән иде.
Профессор Хатыйп Миңнегуловның, нигездә, соңгы өч-дүрт елдагы язмаларын туплаган әлеге җыентыкта күп…
Профессор Хатыйп Миңнегуловның, нигездә, соңгы өч-дүрт елдагы язмаларын туплаган әлеге җыентыкта күп гасырлык татар сүз сәнгатенең төр һәм жанрлары, идея-эстетик хосусиятләре, традицияләр дәвамчанлыгы, халыкара багланышлары, аерым авторларның (Харәзми, Мәрҗани, Абай, Г. Исхакый, Тукай, һ. Атласи, М. Ауэзов, Р. Гаташ һ. б.) иҗатлары кебек мәсьәләләр тикшерелә. Китапның шактый өлеше татар-төрки әдәби бәйләнешләрен, аеруча хәзерге чордагы үзара элемтәләрне яктыртуга багышланган. Ә инде дөньякүләм мәшһүр «1001 кичә» ядкяре татар рухи тормышына мөнәсәбәттә махсус бүлектә карала. Китап филологларга, гуманитар тармак белгечләренә һәм, гомумән, төрки-татар сүз сәнгате белән кызыксынучыларга адреслана.
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.…
«Татар прозасы» сериясеннән дөнья күргән җиденче китапта Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гариф Ахуновның (1925–2000) «Чикләвек төше», «Хыялый Хәйрүш егетләре», «Ардуан батыр», «Олы Язга сәяхәт», «Этләр патшасы», «Акча күктән яумый» повестьлары урын алды. В формате PDF A4 сохранен издательский макет книги.
Добавлено
Год выхода: 2017
Язык: tt
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла …
Татарстан Республикасының халык язучысы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рабит Батулла укучыларыбызга Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев турында әдәби-документаль әсәр тәкъдим итә. Китапта Илбашының кызыклы да, гыйбрәтле дә, катлаулы да, мәгънәле дә тормыш юлы тасвирлана.
Добавлено
Год выхода: 2023
Язык: Русский
Әлеге китап - Дилбәр Исраеваның беренче шигырьләр җыентыгы. Бу җыентыкта авторның 2014 елдан 2023 ел…
Әлеге китап - Дилбәр Исраеваның беренче шигырьләр җыентыгы. Бу җыентыкта авторның 2014 елдан 2023 елга тиклем язылган шигырьләре тупланган. Аларда яшь шагыйрәнең туган якка, якыннарына, тормышка булган мәхәббәте, уй кичерешләре, борчулары чагыла. Бу шигырьләр шигъри җанлы булган беркемне дә битараф калдырмый: алар уйландыра, сокландыра, сагышландыра. Авторның кабатланмас иҗаты сезнең дә күңелләрегезгә хуш килер дип ышанабыз.
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу …
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына узган гасырның 70 нче еллар башыннан алып хәзерге көнгәчә иҗат ителгән шигырьләре, публицистик цикллары, поэмалары һәм робагыйлары туплап бирелде.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсә…
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына шигырьләре, газәлләре һәм төрки шагыйрьләр иҗатыннан үрнәкләр туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2018
Язык: tt
Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның (1926–2016) әлеге романы Икенче бөтендөнья сугышы чорынд…
Татарстанның халык язучысы Хисам Камаловның (1926–2016) әлеге романы Икенче бөтендөнья сугышы чорында оккупация михнәтен кичергән халыкның фаҗигале тормы­шын тасвирлауга багышланган. Сугыш мәхшәрен үз башыннан да кичергән әдип аерым кешеләр, гаиләләрнең аянычлы язмышын кырыс реалистик буяулар белән, тирән психологик кичерешләр аша сурәтли. Бу әсәр язучының «Һәркемнең гомере бер генә», «Безне өйдә көтәләр», «Үлгәннән соң яздым» кебек киң танылу алган романнарының дәвамы кебек тә укыла.
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсә…
Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукайисемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Рәдиф Гаташ әсәрләренең бу томына публицистик һәм лирик язмалар, әдәби тәнкыйть мәкаләләре, нәсер-эсселар туплап бирелде.
Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташның бу томына шагыйрьнең соңгы елларда язылган әд…
Татарстан Республикасының халык шагыйре Рәдиф Гаташның бу томына шагыйрьнең соңгы елларда язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләре һәм әңгәмәләре туплап бирелде.
Популярные книги