bannerbannerbanner
logo
Войти

Книги на татарском языке

Добавлено
Год выхода: 2019
Язык: tt
Әлеге китаптагы хәлләр синең белән дә, дусларың белән булырга мөмкин. Игелекле эшләр дәфтәренә язу ө…
Әлеге китаптагы хәлләр синең белән дә, дусларың белән булырга мөмкин. Игелекле эшләр дәфтәренә язу өчен эш эзләп йөрүчеләр дә, курыкканда өчәр метрга сикерүчеләр дә, хорафатларга ышанучылар да бардыр дусларың арасында. Бәлки, үзең дә шундыйдыр?.. Ничек кенә булмасын, бу хикәяләрдә бүгенге балалар, яшүсмерләр тормышы.
Добавлено
Год выхода: 2014
Язык: tt
Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап б…
Танылган язучы Вахит Имамовның әлеге җыентыгына төрле елларда иҗат ителгән күләмле әсәрләре туплап бирелде. Соңгы елларда В. Имамов тарихи романнар авторы буларак танылса да, әдәбият мәйданына аяк баскан чорда ул үзенең лирик повестьлары белән дә киң катлам укучыларының мәхәббәтен яулап алган иде. Аның «Өмет», «Нәзер» исемле әсәрләре буенча 1990 елларда Казан телевидениесе тарафыннан кыска метражлы нәфис фильмнар да төшерелде һәм дистәләрчә тапкыр экраннардан күрсәтелде. Әлеге җыентыкка кертелгән дүрт әсәр Татарстан китап нәшриятында беренче мәртәбә дөнья күрә.
Добавлено
Год выхода: 2017
Язык: tt
Ульяновск каласында яшәп иҗат итүче Шәфикъ Иматдиновның бу китабына соңгы елларда язылган лирик шигы…
Ульяновск каласында яшәп иҗат итүче Шәфикъ Иматдиновның бу китабына соңгы елларда язылган лирик шигырьләре туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2015
Язык: tt
Яшь язучы Алмаз Мансуровның әлеге беренче китабына яшьлек һәм мәхәббәт хисләре белән өртелгән, хыял-…
Яшь язучы Алмаз Мансуровның әлеге беренче китабына яшьлек һәм мәхәббәт хисләре белән өртелгән, хыял-уйны яктылыкка тоташтырырга сәләтле хикәяләре туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2019
Язык: tt
Танылган язучы, «Хыянәт» романы, күпсанлы повестьлар, хикәяләр авторы Флүс Латыйфи һәм Казан дәүләт …
Танылган язучы, «Хыянәт» романы, күпсанлы повестьлар, хикәяләр авторы Флүс Латыйфи һәм Казан дәүләт университеты доценты Ринат Якуш язган бу повестьларны татар әдәбиятында яңа күренеш дип бәяләргә мөмкин. Катлаулы, тыгыз сюжетка корылган әсәрләр укучыны ма-җаралары белән генә түгел, ә бүгенгене үткәннәргә тоташтыручы хыял һәм чынбарлык турында фәлсәфи уйланулары белән дә җәлеп итә. Китап бай, йөгерек тел белән язылган, үтә четерекле мәсьәләләргә кагылышлы булуга карамастан, гаять җиңел укыла.
Җыентык татар халкының тел-иҗат байлыгын, сүз сәнгате һәм фәлсәфи фикер хәзинәсен барлау, теркәү һәм…
Җыентык татар халкының тел-иҗат байлыгын, сүз сәнгате һәм фәлсәфи фикер хәзинәсен барлау, теркәү һәм бүгенге, киләчәк буыннарга җиткерү максатыннан чыгып төзелде. Әлеге китапта татар язучыларының әсәрләреннән алынган афоризмнар, хикмәтле гыйбарәләр, канатлы сүзләр һәм юмор белән сугарылган «төрткеләр» туплап бирелде. Борынгы гомумтөрки ядкярләр, урта гасырлардан алып хәзерге чор (барлыгы 200 гә якын) язучы-шагыйрьләребез белән беррәттән, оста каләм ияләренең дә канатлы гыйбарәләре, афоризмнары урын алды. Китап киң катлау укучыларга – әдәбият яратучыларга, укытучыларга, журналистларга һәм сүз сәнгатенә гашыйк һәркемгә – кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.
Добавлено
Год выхода: 2013
Язык: tt
Китапта танылган башкорт язучысы Әмир Әминевнең соңгы елларда иҗат иткән повестьлары һәм хикәяләре т…
Китапта танылган башкорт язучысы Әмир Әминевнең соңгы елларда иҗат иткән повестьлары һәм хикәяләре тупланды. Әсәрләрдә язучы бүгенге яшәешнең вазгыяте, социаль проблемалары аша кеше характерының төрле якларын ачарга омтыла.
Добавлено
Год выхода: 2020
Язык: tt
Самими, саф хис-тойгыларга манып язылган әлеге әсәрләрдә кешеләрнең намус, вөҗдан, игелеклелек, фида…
Самими, саф хис-тойгыларга манып язылган әлеге әсәрләрдә кешеләрнең намус, вөҗдан, игелеклелек, фидакярлек, мәхәббәт, тугрылык кебек сыйфатлары турында бәян ителә. Авторның һәр әсәре кешеләр тормышыннан алып язылган.
Добавлено
Год выхода: 2017
Язык: tt
Балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары белән танылган Рафис Корбан бу китабында шигърият сөючел…
Балалар өчен язган шигырьләре һәм пьесалары белән танылган Рафис Корбан бу китабында шигърият сөючеләр өчен яңа яктан – тәрҗемәче буларак ачыла. Җыентыкта аның тәрҗемәсендә ике дистәдән артык шагыйрьнең әсәрләре урын алды. Китап шулай ук тугандаш халыкларның әдипләре иҗаты белән таныштыру җәһәтеннән дә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
Популярные книги