bannerbannerbanner
logo
Войти

Книги на татарском языке

Әлеге китапта танылган башкорт шагыйрәсе Зөһрә Котлыгилдинаның күңел түреннән ташкын булып ургылып чыккан шигырьләре укучыны сагыш дәрьясына да чумдыра, җиде кат күкләргә дә алып менә, рухи яктан көч тә, ки­ңәш тә бирә.
Әлеге китапта татар милләтенең тарихта калдырган эзләрен, дөнья яшәешенә керткән өлешен билгеләүгә багышланган, төрле елларда язылган мәкаләләр һәм авторның тормышы, эшчәнлеге турындагы истәлекләре туплап бирелде. Китап киң катлау укучыларга тәкъдим ителә.
Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланды. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале, гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана.
Татарстанның халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лау­реаты Разил Вәлиевнең бу китабында республикабызның 1990 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр чорындагы катлаулы сәяси вакыйгаларын, мәдәният, сәнгать, әдәбият, мәгариф өлкәсендәге проблемаларын тасвирлаган язмалары, чыгышлары, әңгәмәләре урын алды. Утыз ел буена даими рәвештә парламентта эшләгән, иң мөһим вакыйгаларның эчендә кайнаган, үзе дә турыдан-туры аларда катнашкан Дәүләт Советы депутаты һәм Комитет рәисе буларак, Разил Вәлиев шушы чор сурәтен шагыйрь күңеле, сәясәтче акылы аша үткәреп, тулы бер чор картинасын ачык күзалларга мөмкинлек бирә.
Күренекле язучы Гадел Кутуйның исемен бөтенсоюз һәм бөтендөнья әдәбиятына таныткан әлеге әсәрендә гаилә, мәхәббәт мәсьәләсе гомумкешелек югарылыгына күтәрелә. Повестьта бүгенге көндә дә актуаль булган хатын-кыз фидакярлеге, чын бәхет өчен көрәш темасы яктыртыла.
Язучы Фирдәвес Хуҗинның әлеге китабында якташ очучыбызның Бөек Ватан сугышында катнашуы һәм әсирлек тормышы тасвирланган документаль бәян, шулай ук төрле елларда язылган хикәяләре тупланды.
Бу китапка Марсель Галиевнең соңгы елларда язылган юмористик хикәяләре, язучылар, сәнгать кешеләре турындагы мәзәкләре, кызыклы истәлекләре, шулай ук еллар буена туплана килгән афоризмнары да кертелгән. Каләмдәшләренең үзеннән дә көлеп язган шаян истәлекләрен туплап, Марсель Галиев җыентыкның мәгънәсен тагын да баетып җибәргән.
Бу китапка күренекле драматург һәм җәмәгать эшлеклесе, ТАССРның Г. Тукай исемендәге, РСФСРның К. Станиславский исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, Татарстан Республикасының халык язучысы Туфан Миңнуллин иҗатына галимнәрнең тәфсилле анализлары, әдәбият һәм сәнгать әһелләренең истәлек-хатирәләре, шигырьләре туплап бирелде. Җыентыкта шулай ук әдипнең моңарчы басылмаган әсәрләре һәм башка язмалары укучылар игътибарына тәкъдим ителә.
Добавлено
Год выхода: 2015
Язык: tt
Башкортстан Республикасының Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың әлеге кит…
Башкортстан Республикасының Яңавыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрә Кәүсәрия Шәфыйкованың әлеге китабына соңгы елларда язылган шигырьләре, җырлары туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2019
Язык: tt
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлар…
Татарстанның халык язучысы Нәбирә Гыйматдинованың яңа китабына соңгы елларда иҗат ителгән повестьлары, бәяннары, хикәяләре туплап бирелде. Дөнья гаме белән яшәүче геройларның, бер нигезгә җыела алмыйча иза чиккән гаиләләрнең драматик вакыйгаларга бай тормышы, өмет-хыяллар белән өртелеп, гыйбрәтле язмышлар тудыра.
Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты …
Әлеге китапка Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Лена Шагыйрьҗанның 1960–1990 елларда иҗат ителгән шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2023
Язык: tt
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм ос…
Язучы-прозаик Мәгъсум Хуҗин – үзенең талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Әдипнең әдәби мирас буларак тәкъдим ителгән бу китабына исә тормышның, әдәбиятның үсешен җентекләп өйрәнеп-барлап язылган иҗат тасвирәтләре туплап бирелде.
Авторның әлеге китабына тормыш мизгелләре, яшәеш, дуслык-туганлык, тугрылык хисләре белән өртелгән повесте, хикәяләре, парчалары һәм кылкаләм осталары турында язылган иҗат портретлары туплап бирелде.
Добавлено
Год выхода: 2017
Язык: tt
Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өртелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылг…
Бу китапта авторның канатлы романтика, матур хыяллар белән өртелгән әсәрләре, кызыклы язмышлар ачылган язмалары урын алды. Алардан яшьлек, ярату, ихлас хисләр, кешеләр арасындагы эчкерсез мөнәсәбәтләр, якты өмет бөркелә.
Зинаида Захарова шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Укытучы-шагыйрәнең әс…
Зинаида Захарова шигырьләре тәрбияви дә, шаян да, мавыктыргыч та, маҗаралы да. Укытучы-шагыйрәнең әсәрләре балалар күңелен аңлап, югары шигъри кимәлдә иҗат ителгән. Китапта койрыклы пәриләр дә, зирәк малайлар да, уңган кызлар да бар.
Әлеге китапта шагыйрь, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исем…
Әлеге китапта шагыйрь, Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге Республика, Абдулла Алиш исемендәге әдәби премияләре лауреаты Ленар Шәехнең балаларга атап язылган шигырьләре урын алды.
Добавлено
Год выхода: 2013
Язык: tt
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документ…
Тарихи вакыйгаларны һәм әлегәчә архивларның калын ишекләре артында тирән сер итеп сакланган документларны өйрәнү нәтиҗәсендә иҗат ителгән бу роман укучының күзен ача, тетрәндерә һәм җитди уйлануларга чакыра. Романның үзәк герое Мирсәет Солтангалиев язмышы, аның һәлакәте татар халкының милли азатлык хәрәкәтендәге каршылыклы эзләнүләре вә аянычлы югалтуларыннан гыйбарәт. Иосиф Сталин, Зәки Вәлиди, Ильяс Алкин, Лев Троцкий, Валериан Куйбышев, Сәхипгәрәй Сәетгалиев һәм Генрих Ягода кебек шәхесләр белән көрәштә чыныккан Солтангалиев образы бүгенге вакыйгаларга аһәңдәш булуы белән дә үзенә җәлеп итә.
Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» ы – татар балалар әдәбияты җәүһәрләреннән берсе. Мыраубай маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк. Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле. Шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас. Әсәр 1974 елда дөнья күргән басма буенча (Исәнбәт Н. Мыраубай батыр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 208 б.) яңадан басыла.
Добавлено
Год выхода: 2015
Язык: tt
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге …
Әлеге китапта татар әдәбияты классигы, Татарстан Республикасының халык шагыйре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзалның тирән юмор һәм үткен сатира белән сугарылган шигырьләре, кыска хикәяләре, юморескалары туплап бирелде.
Популярные книги